Мин, Мөхәммәтшина Индира Әгъзәм кызы, 1979 елның 27 июлендә Дәүләкән районы, Башкорт АССРның Аюхан авылында туган.
Ата-аналар турында мәгълүмат:
әтисе-Хәйруллин Әгъзам Миргазыян улы, 1951 елда туган, пенсионер. Гомере буе колхозда шофер,аннары прораб булып эшли. РФ Хезмәт ветераны;
әнисе-Хәйруллина Рида Габдулла кызы, 1954 елда туган, пенсионер. Гомере буе район китапханәсендә китапханәче булып эшли.
1987 елда Аюхан авылында 1 нче сыйныфка укырга керә. Мәктәпне 1994 елда тәмамлый.
1994 елда, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бәләбәй педагогия училищесына «башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлегенә укырга кергән, аны 1998 елда тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1998 елда Аюхан авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый һәм 3 ел бу вазыйфада эшли.
2004 елда «Финанслар һәм кредит " белгечлеге буенча Мәскәү Хөкүмәте каршындагы Эшкуарлык академиясен тәмамлый.
2002 елдан 2009 елга кадәр Сургут шәһәренең салым инспекциясендә эшли.
2016 елдан алып хәзерге вакытка кадәр Уфа шәһәренең 88нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим.
Гаилә хәле: Кияүдә, ике бала.
Ире: Мөхәммәтшин Азат Минегариф улы, нефть сәнәгатендә эшли.
Даими рәвештә квалификация күтәрү курсларын узам. Татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр алып барам. Ел укытучысы конкурсында беренче тапкыр катнашам.
В РАМКАХ ПРОВОДИМОЙ НЕЗАВИСИМОЙ ОЦЕНКИ КАЧЕСТВА УСЛОВИЙ ОКАЗАНИЯ УСЛУГ, КАЖДЫЙ ПОЛУЧАТЕЛЬ УСЛУГ МОЖЕТ ДАТЬ СВОЮ ОЦЕНКУ КАЧЕСТВУ ОКАЗЫВАЕМЫХ УСЛУГ, ЗАПОЛНИВ АНОНИМНУЮ АНКЕТУ С ЛЮБОГО КОМПЬЮТЕРА, ТЕЛЕФОНА, ПЛАНШЕТА НА САЙТЕ Н-О-К.РФ
Контактные данные:
450098, г. Уфа, ул. Российская, 171/1
Остановки транспорта: "Глумилино", "Кинотеатр Искра", "Горсовет"
Телефон: +7 (347) 233-65-50, 235-23-27
Факс: +7 (347) 233-65-50
E-mail: